Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе У Юн Гын белән очрашты.
У Юн Гын әфәнде быел Татарстан Республикасына футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә килгән иде, шунда аның Рөстәм Миңнеханов белән беречне очрашуы узды. "Шул көнне Казан-Аренада Көнья Корея белән Германия җыелма командалары арасында тарихи ичрашу узды. Ул кичне сезнең команда искиткеч уйнап, Германияне җиңде. Сезне кабат Казанда күрергә шатмын", - диде ТР Президенты. Корея Республикасы дөньяның иң эре икътисадларының берсе арасында һәм гаять көчле сәнәгате, технологик һәм фәнни потенциалы бар. Без Россия-Корея мөнәсәбәтләре кысаларында республикаларыбыз арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә өметләнәбәез".
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Көньяк Корея белән Россия җитәкчелеге үзара хезмәттәшлекне үстерүгә уңайлы шартлар булдыра. Корея белән Татарстан нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, машина төзү, автомобильләр төзү, автокомпонентлар производстволары, ИТ һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә ала. "Хезмәттәшлек өчен туризм өлкәсендә мөмкинлекләр бар. Европага оча торган Корея авиакомпанияләре самолетларының Казанда туткалыш ясау мөмкинлеген уйласагыз, без шат булыр идек. Бу Россиягә килүче кореялылар һәм Кореягә барырга телүче Россия кешеләре өчен дә уңайлы булыр иде, дип уйлыйм”, - диде ул.
Көньяк Корея Илчесе кунакчыллык өчен һәм тхэквондо буенча ярышлар, тхэквондо турында Корея киносы фестивален оештыруда ярдәм өчен рәхмәтен белдерде.
Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә тхэквондо буенча “Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе кубогы” Х бөтенроссия ярышлары узачак. “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә тхэквондо турында Корея киносы фестивале узачак.