Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашты

27.09.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашты.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны һәм очрашуда катнашучыларны Туристлар көне белән котлады.

“Сез – яшьләр, бу мөһим һәм кирәкле эш белән ихластан һәм күңел өчен эшлисез. Волонтерлар хәрәкәте – барлык җәмгыять өчен. Ә бу сезнең һәрберегез өчен – уңышка юл”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, хәзерге Россиядә, волонтерлар хәрәкәте, шул исәптән туристлык волонтерлары беренчеләрдән булып нәкъ менә Татарстанда барлыкка килгән. Бүген бу республика туристлык тармагының аерылгысыз өлеше.

“Сезнең хәрәкәт, волонтерлыкның башка юнәлешләре белән чагыштырганда, тотрыклы. Тармакта гел яңалыклар булып тора, чөнки туризм – ул инде тормыш рәвеше. Бу мәсьәләдә беренчелекне беркемгә бирергә ярамый. Сезгә гел камилләшеп тору, халыклар, төбәкләр, урыннар, объектлар тарихын өйрәнү кирәк”, -диде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, телләрне өйрәнүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Татарстан яшьләре мәктәптән үк кимендә өч телне өйрәнеп чыгарга тиеш.

Татарстанның Туризм волонтерлары ассамблеясе генераль директоры Юлия Бәширова яңа проектлар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, туризм өлкәсендә алдынгы компанияләр волонтерларга туристлар белән эш итү серләрен ача. Шулай ук, ялларда туристик объектларга экскурсияләр үткәрелеп, волонтерларга Казан шәһәре тарихы турында мәгълүмат бирелә. “Волонтерларга мөрәҗәгать иткән һәр турист шәһәр картасын, мәдәни чаралар афишасын, балалар һәм актив ял урыннары турында мәгълүмат ала. Туристлардан анкеталар буенча сораштыру да үткәрелә. Бу мәгълүматлар туризмны алга сөрү буенча коммуникатив стратегия булдырырга мөмкинлек бирә”, - диде. Юлия Бәширова волонтерларның Болгар һәм Зөягә килүче туристлардан да сораштырырга әзер булуы турында әйтте. Аның сүзләренчә, бу ихтыяҗлар, мәнфәгатьләрне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Алабугадан студент-волонтер Ксения Зверева студентлар туристлык хезмәт  отрядларын булдыруны тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, бу волонтерлыкта яңа юнәлеш. “Бу отряд Алабуга базасында гына гамәлдә тора торган түгел, ә бөтен республика буенча гамәлдә булачак отряд булырга мөмкин”, - диде.

Очрашу ахырында Минтимер Шәймиев иң яхшы волонтерларга “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте