Бүген ТР Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “2011 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында” нотык белән чыкты.
“Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү вәкаләтле вәкил эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешне тәшкил итә. Ул, хокуклар бозылу очраклары ачыкланганда, аларны кире кайтаруда булышлык яисә, таләп ителсә, юридик ярдәм күрсәтергә, һәм, иң мөһиме, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау өлкәсендә системалы проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итүдә төгәл адымнар ясарга, шул исәптән компетентлы органнарга хәбәр итәргә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде С.Сабурская.
2011 елда вәкаләтле вәкил исеменә гражданнардан 2035 шикаять һәм бүтән мөрәҗәгатьләр кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләрнең саны, 2010 ел белән чагыштырып караганда, 48,1процентка арткан. Иң күп мөрәҗәгать Казан (387 мөрәҗәгать) һәм Чаллы (134) шәһәрләреннән килгән. 202 мөрәҗәгать буенча гражданнарның хокуклары торгызылган, 1789 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелгән, 44 очракта мөрәҗәгатьне карау кире кагылган. Гражданлык эшләрен судта карауда Вәкаләтле вәкилнең өченче зат сыйфатында катнашуы тәҗрибәсе башлангыч алган.
“Алдагы еллардагы кебек үк, гражданнар шикаятьләренең (бүтән төр мөрәҗәгатьләренең) иң зур өлеше торак мәсьәләләре белән бәйле. Кагыйдә буларак, алар халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркеме вәкилләренең торак шартларын яхшыртуга кагыла.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл башкармауларына) яки хөкемнәренә карата бирелгән шикаятьләрнең шактый күп булуы күренә. Булган мәгълүматлардан чыгып кына хокук саклау органнарына халык ышанычы кимү турында нәтиҗә чыгару дөрес булмас. Бу, иң элек, тематик шикаятьләр алынганда, Вәкаләтле вәкилнең гражданнарны хокук саклау органнары белән бергәләшеп кабул итүенә бәйле булса кирәк.
Мәҗбүри тоту урыннарында затларны тоту шартларына һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр санының, алдагы еллар белән чагыштырып караганда, күбрәк булуы, Вәкаләтле вәкил фикеренчә, шулай ук әлеге халык төркемнәре вәкилләре белән аерым юнәлештә эш алып бару нәтиҗәсе, мөгаен.
Безгә керә торган бер мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый. Аларның һәркайсы буенча диярлек (шул исәптән дәүләт органнары белән берлектә) тикшерүләр үткәрелә. Тиешле структураларга сорау һәм үтенечләр җибәрелә, гариза бирүчеләргә квалификацияле киңәшләр һәм аңлатмалар бирелә”, - дип аңлатып үтте Сәрия Сабурская.
Статистика күрсәткәнчә, Вәкаләтле вәкил институты эшләү чорында Татарстан Республикасында халыкны борчыган төп четерекле мәсьәләләр элеккечә кала бирә һәм үзенең әһәмиятлелеген югалтмый.
Сәрия Сабурская үз докладында хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә кеше хокукларын саклау, торак хокукларын саклау, сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукны саклау, хәрби хезмәткә чакырылыш буенча хокукларны саклау, миграция мөнәсәбәтләрендә кеше хокукларын саклау, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын саклау, халыкны хокукый агарту, кеше хокукларын яклау өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу вакытында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның доклады һәр яктан җентекләп әзерләнгәнлеген хәбәр итте. “Кешенең хокукларын саклау эше ул бит эчке эшләр органнарында, Тикшерү комитетында гына алып барылмый, башка төрле оешмалар тарафыннан да халыкка хезмәт күрсәтелә. Бу өлкәдә проблемалар бик күп”, - дип белдерде спикер.
“Бу мәсьәләләр халыкны бик борчый, канәгатьсезлек тудыра. Эчке эшләр органнарында булган хәлләр, чыннан да, күз алдында китерә торган әйберләр түгел. Бу проблемалар буенча уникедән артык депутат чыгыш ясады, үз фикерен белдерде. Без бу доклад буенча карар гына түгел, халкыбызга, төрле оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать тә кабул иттек. Татарстан территориясендә федераль органнарның бүлекчәләре эшли. Без аларның җәваплылыгын арттырырга дигән карарга килдек”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Сәрия Сабурскаяның еллык докладын төзүгә системалы килгәнлеген, бер чыгышта гына барысын да чагылдырып бетереп булмаганлыгын билгеләп үтте. “Аның бурычы – мониторинглау һәм җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү”, - дип йомгак ясады спикер.