Минтимер Шәймиев: "Без дөрес юлда"

29.03.2012

Кичә кич ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Грециягә эш сәфәрен төгәлләде.
 Минтимер Шәймиев һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар Үзәк Македониядә сәфәрнең икенче көнендә Салоники шәһәрендә безнең эрага кадәр 315 елда Кассандр ханы нигез салган мәдәни мирас объектлары белән танышты.
 Салоникида ТР Дәүләт киңәшчесе Үзәк Македониянең беренче вице-губернаторы Константинос Карапанайотидис белән очрашты. Анда Татарстан Республикасы белән Үзәк Македония арасында туристлык һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Минтимер Шәймиев Үзәк Македония делегациясен 2013 елгы Универсиаданы ачу тантанасында катнашырга чакырды.
 Аннары делегация Халкидику ярымутравында булды. Ярымутраудагы күпсанлы археология һәйкәлләре арасында борынгы Олинф шәһәре һәм кайчандыр фәлсәфәче Аристотель яшәгән Стагир игътибарларын җәлеп итте. Бу борынгы һәйкәлләр Болгарны хәтерләтә, аларның тарихы һәм торгызу ысуллары охшаш булып чыкты. Бу шәһәр территориясендә бары тик 10 процент мәйданда гына казу эшләре алып барылуга карамастан, консервацияләү, реставрация ясау һәм музейфикациянең төрле ысуллары мәйданчыклар, урамнар, йортлар, театрлар һәм борынгы шәһәрнең башка инфраструктура элементларын күрсәтү мөмкинлеге бирә.
 “Үзәк Македония тарихи мирас объектларын карап һәм өйрәнеп, без Татарстанда археологик тикшеренүләр, консервацияләү, реставрация ясау, мәдәни һәм тарихи мирас объектларын музейфикацияләү өлкәсендә кулланыла торган алдынгы ысуллар һәм технологияләр халыкара таләпләргә һәм югары дәрәҗәдәге фәнни стандартларга туры килүенә ышандык. Бу без дөрес юлда булуны аңлата. Археология музейлары һәм тыюлыклары тәҗрибәсе борынгы һәйкәлләрне торгызу эшендә гомуми күзаллау һәм мондый мөһим проектны гамәлгә ашыру өчен комплекслы эш итү кирәклеген аңлата. Греция осталарының тәҗрибәсен “Яңарыш” фонды эшчәнлегендә куллану ниятләнә”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
 Грециядә Минтимер Шәймиевне РФнең Салоникидагы Генераль консулы Алексей Попов озатып йөрде.
 Татарстан делегациясе составында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия милли бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамиль Хәйретдинов, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте