Быел Татарстанда язгы ташу иң “начар” сценарий буенча уза калса, 44 муниципаль берәмлекнең 235гә кадәр торак пунктын су басарга мөмкин – бу шуларда яшәүче 18,5 меңгә кадәр кешегә кагыла дигән сүз. Тагын 40 икътисад объектына, шул исәптән Биектау районындагы спирт заводына, 10 мең фельдшер-акушерлык пунктына, 35 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә, 60лап социаль-культура объектына, 106 чакрым юлга, 194 чакрым электр линияләренә, 62 күпергә шундый куркыныч яный. Дөрес, нефть үткәргечләр мәсьәләсендә алай дип булмый.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында муниципалитетлар белән видеоконференция рәвешендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә башланган республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кискен хәлләрдә идарә итү үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәмис Мәссәров шундый белешмә бирде. Ләкин, элеккеге еллардагы су басу карталары буенча төзелгән быелгы фаразлы планда, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сүзләренчә, 24 муниципаль берәмлектәге 118 торак пунктта гына вазгыять катлаулы булачак. Бу исәпкә Казан да керә, төгәлрәге, аның Дружба, Мирный, Первомайский, Борисково, Салмачы, Вознесенье, Карьер, Царицино, Малые Клыки, Новая Сосновка, Киндерле, Күлсәет бистәләре, шулай ук Киров районының Ягодный бистәсе, Вахитов районының Подлужная урамы.
“Язгы ташу чорында тартылган кыл сыман булу таләп ителә, бернинди йомшару булмасын! Гомумән, халык ягыннан бернинди проблема булмаска тиеш, чөнки әзерлек чаралары күрелергә тиеш иде. Кирәк чакта тиз, төгәл һәм белеп эш итәрү, вакытында мәгълүматлаштырып тору шарт”, - дип таләп итте Р.Моратов урыннардагы комиссияләрдән һәм махсус хезмәтләрдән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кискен вазгыятьләрдә идарә итү илкүләм үзәге башлыгының беренче урынбасары генерал-майор Сергей Мирошниченко җитәкчелегендәге эшче төркем катнашуын истә тотып, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов комиссиянең узган елгы эшчәнлеге һәм республикада бу мәсьәләдә башкарылган эшләр, күрелгән чаралар буенча хисап ясады. Ә инде быел язгы ташу чорында халыкны һәм республика территориясен саклау чараларына, Р.Моратов сүзләренчә, җәй-көз айларыннан ук әзерлек хәстәрләре күрелеп, гидротехник корылмалар төзекләндерелгән, елга агымы юллары тирәнәйтелгән, ярлар ныгытылган, шулай ук су үткәрү торбалары төзекләндерелгән һәм чистартылган. Шуларга барлыгы 234 млн. сум акча сарыф ителгән һ.б. Мәскәү вәкиле исә, башкарган эшләрегез, сезонга әзерлегегез тәэсир итәрлек, оештыру эшләре югары дәрәҗәдә, шуның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль подсистемалары белән багланышлар әйбәт, дип билгеләп үтте. Шулай да, янгын куркынычы зур булган чорга керергә торабыз, димәк, аңа әзерлек тә икенче планга күчмәсен иде, дип искәртте.