Минтимер Шәймиев Грециядә

28.03.2012

ТР Дәүләт Советы киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиевның Грециягә, Үзәк Македония провинциясенә эш сәфәре дәвам итә.
 27 мартта, Грециядә беренче көнне Татарстан делегациясе Үзәк Македония провинциясе вице-губернаторы Константинос Карапанайотидис, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКОның Греция бүлеге мөдире Авраам Касситеридис, РФнең Салоникидагы Генераль консулы Алексей Попов, Греция археологлары, реставраторлары, музей хезмәткәрләре озатуында Үзәк Македониянең танылган археология һәйкәлләрен карады.
 Кунаклар Вериа шәһәрендәге Иоанн Предтеча скитында булды. Грециянең иң борынгы монастырь объектларының берсе - XVI гасырда оештырылган монастырь комплексын карадылар. Минтимер Шәймиев монастырь настоятелен Зөя утрау-шәһәрчегендә православие чиркәүләрен торгызу проекты белән таныштырды.
 Татарстан кунакларына җирле хакимият тарафыннан ЮНЕСКОның дәүләт төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча Греция бүлегенә Татарстан катнашында Россия Федерациясе мәдәни-реставрация үзәген урнаштыру өчен бирелгән мәйданчыкны күрсәттеләр, анда таш һәм агач, декоратив сәнгать буенча реставрацияләү мәктәбен, музей һәм башка мәдәни кыймммәтләрне консервацияләү формаларын булдыру ниятләнә.
 Аннары Татарстан делегациясе Дион шәһәренә Зевс парк-тыюлыгына һәм музеена китте.
 Дионда Греция осталары татарстанлылар белән киң мәйданнарда археологик казу эшләре алып бару, Греция һәм Рим театры, мунчалар, чиркәүләрне консервацияләү тәҗрибәләре белән уртаклашты.
 Соңыннан Вериа шәһәрендә ТР Дәүләт киңәшесе Минтимер Шәймиевнең Үзәк Македония провинциясе вице-губернаторы Константинос Карапанайотидис белән очрашуы узды. Анда Татарстан Республикасы белән Греция Республикасы арасында хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикерләштеләр, шулай ук Татарстан белән Үзәк Македониянең мәдәни туристлыкны үстерүдә икътисади, фәнни-гуманитар һәм мәдәни потенциалын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре каралды, шулай ук археология, архитектура һәм дәүләт төзелеше объектларын консервацияләү һәм төзекләндерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
 Минтимер Шәймиев провинция башлыгына “Татарстанн мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын тәкъдим итте һәм борынгы шәһәрләр территориясендә эшләр барышы белән таныштырды. Панайотис Псомиадис киң күләмле проектка соклануын һәм дөньяви мәдәни мирасны саклауда аның зур әһәмияткә ия булуын белдерде. Бу тарихи шәһәрләрне торгызу өчен җаваплылыкны танылган сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклесе Минтимер Шәймиев үз өстенә алуы аларның киләчәге ышанычлы һәм матур булачагы турына сөйли дип ассызыклады ул.
 Очрашу ахырында “Яңарыш” фонды белән Үзәк Македония арасында элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек итү буенча беркетмә имзаланды.
 ТР Дәүләт киңәшчесен сәфәрдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия милли бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамиль Хәйретдинов, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озатып йөри.
ТР Президенты матбугат хезмәте