Алексей Песошин: КДЭУ коллективына фәнни һәм икътисади бергәлектә Татарстанның тоткан урынын ныгытуга омтылышы өчен рәхмәт

20.09.2018

Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) укытучыларын һәм студентларын 50 еллык юбилее белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Югары уку  йортының 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш КДЭУ базасында узды.

50 ел дәверендә КДЭУ 50 мең кешене укытып чыгарган. “Аларның күпчелеге бүген илнең энергетика базарында хезмәт куя, ил икътисадына үзләреннән өлеш кертә”, - дип белдерде университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов тантаналы чарада. 

 Эдвард Абдуллаҗанов чыгышында бүген университетның техник вузлар арасында лидерлар сафында булуын билгеләп үтте. Белем бирү һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итүче партнерлары тупланганын әйтте. Ректор, тарихка күз салып, университетның үсеш юлы җиңел булмавын билгеләп узды.

“Безнең чыгарылыш белгечләре Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, галимнәре булып санала, ил икътисады үсешенә зур өлеш кертәләр. Вузның фәнни потенциалы бүген яңа дәрәҗәгә чыгарылган. Университет галимнәре тарафыннан практикага йөзләгән нәтиҗәле инновацион карарлар кертелә. Университет электр һәм җылылык энергетикасы, цифрлы технологияләр, әйләнә-тирә һәм су ресурсларын саклау кебек өлкәләрдә алдынгы позицияләрне алып тора”, - дип белдерде Эдвард Абдуллаҗанов.

Бүген университетның 4 институтында 33 кафедра бар. 90 белем бирү программасы гамәлдә. 150 уку-фәнни лаборатория бар. Университетта 1 мең кеше эшли, шуларның 470е – мөгаллимнәр. Аларның 60%ы – фәннәр кандидаты, 16%ы – фәннәр докторы. Мөгаллимнәрнең 40%ы мактаулы исемнәргә ия. Бүген университетта бөтен Россиядән, 27 ерак һәм якын чит илдән 10 меңгә якын студент белем ала. 753 кеше быел бакалавриат программасы, 379 кеше магистратура программасы буенча кабул ителгән. Быел КДЭУ га 1нче курска 2 меңләп студент кергән, аларның БДИ буенча уртача күрсәткече 70 балл тәшкил итә.

“Фән һәм мәгарифтә студентларыбызның казанышлары елдан ел арта бара. Йөзләгән яшь кеше ел саен халыкара, Бөтенроссия һәм төбәкара, фәнни һәм белем бирү олимпиада һәм конкурслары җиңүчеләре һәм призерлары була”, - дип билгеләде ректор.

Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән тәбрикләде. Барлык бурычларны хәл итүдә уңышлар теләде.

“50 ел – истәлекле дата. Аның артында укытучыларның фидакарь хезмәте, дистәләгән мең чыгарылыш белгеченең уңышлы практик эшчәнлеге тора. Танылган фән эшлеклеләре, республиканың эре оешма, предприятиеләре җитәкчеләре энергетика университет исеме белән бәйле”, - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Ул югары уку йорты үсешенә керткән өлешләре өчен, университет ветераннарына рәхмәтен җиткерде. Сайлаган һөнәрләренә тугры калып, озак еллар ил үсеше өчен тырышучыларга рәхмәтен белдерде. “Университет, элеккечә, икътисадның энергетика һәм башка тармакларының югары квалификацияле белгечләрен әзерләү системасы флагманы булып тора”, - диде Алексей Песошин.

Премьер-министр чыгышыннан соң КДЭУның кафедра мөдирләре, галимнәр, укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Университет коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Моннан тыш, бүген КДЭУ базасында технопарк ачылды. Казан дәүләт энергетика университеты технопаркы Татарстанга яңа инновацион идеяләр бирәчәк, дип белдерде Алексей Песошин.

Технопарк территориясендә "Энергетика һәм энергетик машина төзү өлкәсендә компьютерда модельләштерү һәм инжиниринг" инжиниринг үзәге эшли. "Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы" халыкара проекты гамәлгә ашырылган.

"Без галимнәр һәм республика эшмәкәрләре бергәләп яңа технологияләр һәм инновацион продуктлар булдырачак технопарк ачабыз. Аны республика ярдәменнән башка ачып булмас иде. Төп эш өлкәсе халыкара юнәлеш булачак. Беренче резидентлар инде бар", - дип КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Кытай вәкилләренә ишарәләде.

"Технопарк мәйданында инжиниринг үзәге эшли. Ул уку йортын һәм республика предприятиеләрен берләштерә. Бу безгә яңа инновацион идеяләр бирәчәк. Барыгызны да технопарк ачылышы белән котлыйм", - дип белдерде Алексей Песошин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.