Татарстан беренче булып табигый битумны табуның яңа технологиясен гамәлгә кертергә мөмкин
27.03.2012Бүген республиканың нефть чыгару тармагы белгечләре ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә битум нефтен чыгаруда өр-яңа чит ил технологияләрен куллану мөмкинлекләрен карады. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан энергетика министры урынбасары Ирина Ларочкина, ТР Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимов катнашты. Яңа технологияне «Brack Capital Energy Limited» компаниясе вәкилләре тәкъдим итте.
“ВСЕ” компаниясе генераль директоры Рами Уэйтс тәкъдим итү барышында хәбәр иткәнчә, яңа технология битумны нефтьле комнан махсус җайланмалар ярдәмендә аерып алуны күздә тота.
“ВСЕ” вәкилләренең сүзләренә караганда, Россиядә ачыкланган битум нефте запаслары 350 миллиард баррель тәшкил итә, Татарстанда да зур запаслар бар. Шуңа бәйле рәвештә республикада яңа технологияне кулланырга тәкъдим ителә.
Рами Уэйтс белдергәнчә, “ВСЕ” компаниясе Татарстанда битум нефтен чыгару җайланмасын төзү белән бергә, республикада фәнни-тикшеренү үзәге ачарга, алга таба эшләрнең колачы киңәю белән хәтта нефтьне аерып алу җайланмалары эшләп чыгару заводын да төзергә әзер.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов республиканың яңа технологиягә карата кызыксыну белдерүен раслады. Р.Моратовның сүзләренә караганда, бирелгән характеристикалар Татарстанның нефть тармагы таләпләренә җавап бирә. Ул белгечләргә якын көннәрдә яңа технологияне Татарстанда куллану перспективаларын тагын да җентекләбрәк карарга күрсәтмә бирде
ТР Президенты матбугат хезмәте