Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимовның Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуында катнашты

20.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкчелегендәге делегация составында Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуда катнашты.

Максим Акимов Ли Сянь Лунга очрашу мөмкинлеге һәм Россия делегациясенең Сингапурда булу программасын әйбәт оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия һәм Сингапур дипломатик мөнәсәбәтләре Сингапурга нигез салучы, аның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю тарафыннан 50 ел элек урнаштырылган. 

Россия белән Сингапур арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек; модернизация һәм инновацияләр; энергетика; махсус икътисадый зоналарга идарә; кадрлар әзерләү өлкәсендә үзара багланышлар ныгый. 2009 елда төзелгән югары дәрәҗәдәге Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе хезмәттәшлекне үстерүнең нәтиҗәле коралы булып тора.   

Әңгәмәдә билгеләп үтелгәнчә, киләчәктә икътисадый элемтәләрне ныгытуга Евразия икътисадый берлеге белән Сингапур арасында ирекле сәүдә зонасы турында килешү этәргеч булыр иде. 

Рөстәм Миңнеханов, Максим Аверин сүзләрен җөпләп, искәрткәнчә,  Татарстан ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Сингапур Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм бу процесста төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга тырыша. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте