Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Сингапур электрон хөкүмәте эше белән таныштылар

20.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкчелегендәге  делегация составында Сингапур Технологик үсеш дәүләт агентлыгында (GovTech) булды.

GovTech агентлыгы Сингапур халкына электрон рәвештә төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен җавап бирә. Шулай ук әлеге структура Smart Nation (яңа һәм югары технологияләр куллану аша илне үстерү программасы) хөкүмәт программасын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктураны тәэмин итә.

Агентлык Сингапурны Мәгълүмати-коммуникацион үстерү хөкүмәте (IDA - Infocomm Development Authority of Singapore) базасында 2016 елда булдырылган һәм рәсми рәвештә ил Парламенты тарафыннан хупланылган. IDA 1999 елда формалаштырылган, ил Хөкүмәте Сингапурның Компьютерлаштыру һәм Телекоммуникацион хөкүмәтенең Илкүләм советын берләштергән. 2017 елның 1 ноябреннән алып  GovTech агентлыгы Сингапурның Коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы карамагыннан Премьер-министр канцеляриясе карамагына күчерелгән, ул Премьер-министрның «Smart Nation and Digital Government Office, SNDGO» (Акыллы халык һәм Цифрлы Хөкүмәт) программасын гамәлгә ашыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте