Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Мерзляков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Очрашу барышында киләчәктә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Юрий Мерзляков төбәк хакимиятенең Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиллегенә игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстанның төбәкара дәрәҗәдә алга таба да халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.