Татарстанда 2012 елның 1 апреленнән алып 1 июненә кадәр шәһәр һәм районнар территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык узачак

27.03.2012

Биләмәләрне санитар-экологик чистарту буенча Татарстанда традицион 2 айлык быел 1 апрельдан 1 июньгәчә үткәреләчәк - бүген ТР Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлекләр белән видеоконфереция рәвешендә барган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шуны игълан итте.

Республикадагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләрне язын санитар чистарту-тәртипкә китерүдә расланган генераль схемалар булмау; муниципаль Башкарма комитетларның шактыендагы һәр предприятиенең карамагында булган территорияләрне чистарту буенча участоклар тәгаенләп, торак пунктларда шушы эштә җаваплылык зоналарына бүленмәгәнлек; тузган торакны сүткәннән калган төзелеш чүп-чарын күмү яки вакытлыча өеп тору өчен рөхсәт ителгән урыннар булмау; махсус җиһазландырылмаган урыннарда, төгәлрәге, теләсә-кайсы төштә сәүдә итү - җитештерү һәм көнкүреш калдык-постыклар белән эш итүдәге хилафлыклар әнә шулар. Ел да бер үк “тырмага” басып гарык булган экология өлкәсендә күзәтчелек итү органнары белгечләре фикере бу.

Министр сүзләренчә, быел, элеккеге елдагы тәҗрибәгә таянып, мәгълүмат алмашу, эш оештыруда федераль контроль-күзәтчелек органнары, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, шулай ук муниципаль Башкарма комитетлар арасында багланышларны нәтиҗәлерәк итү, җәмәгатьчелекне һәм волонтерларны тарту, заманның техник мөмкинлекләрен җигү ниятләнә.

“Республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратының җитәкче хезмәткәрләренә һәр район буенча экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеге ягыннан җаваплылык персональ бүлеп йөкләнде. Санкциясез чүплекләрне табып бетерүгә иҗтимагый экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәтләре җәлеп ителде. Хәзерге вакытта Казанның аерым территорияләренең санитар-экологик торышы буенча ирекле җаваплылык теркәлгән иҗтимагый дружиналар формалашты”, - дип сөйләде А.Сидоров. Аның сүзләренчә, шушы дружиналарның һәркайсы 2 айлык барышында закон таләпләрен бозып чүп-чар, калдык-постыклар белән эш итү очракларын төшереп, бу турыда табигатьне саклау хезмәтләренә оператив хәбәр салу өчен махсус аппаратура биреләчәк. Җәмәгатьчелек белән багланышларның яңа формасына күчәбез, хәзерге вакытта активистлар белән атна саен очрашып, проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез, көч туплыйбыз, диде министр.

Шуларга өстәп, әлеге министрлык, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән багланышта торып, республиканың электрон экологик картасын төзү эшен төгәлләү алдында тора. Электрон сервислардан, шулай ук, гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы, мобиль терминаллар аша мөрәҗәгать итә алачак. Бу исә республикада яшәүче һәркем “иҗтимагый инспектор” роленда үзен сынап карый, мохитне яхшыртуда үзеннән өлеш кертә ала дигән сүз. Административ Кодекста каралганча, беренче тапкыр хилафлык белән тотылган затка карата 500 сумга кадәр штраф салына, кабат эләксә – 1 млн. сумгача. Тиешсез урынга төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын аудару һәм табигатьне саклау законнарының башкаларын бозу очраклары турында төгәл мәгълүматлар министрлыкның “кайнар линия” телефоны аша кабул ителә: (843) 267-68-87, шулай ук электрон адреска язып җибәрергә мөмкин: eco.signal@tatar.ru

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов, Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Пяташина, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов та брифингта катнашып, фикер уртаклашты.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, мәсәлән, урманнарның санитар халәте начарлана бара, дигән фикердә. Чөнки шәһәр урманнарга таба үсә, кеше аяк басканга, транспорт белән кергәнгә, чүп-чар да урманга “керә”, аеруча төзелеш калдык-постыклары күп аударыла. Андый участоклар инвентарьлаштырылган, урман торгызу эшләре һ.б. чаралар күрелә. Боларга өстәп, трассалар буйлап утыртылган агачлыклар бик начар хәлдә, бигрәк тә зур шәһәрләргә якын төшләрдә, шул исәптән Казан тирә-ягында да. Корылыкта да исән калган бу агачлыклар урман фондына кермәсә дә, табигатькә, экологиягә файдасы зур, әмма аларга куркыныч яный. Шулай ук ерганакларга чүп китереп ташлау очраклары күп. Былтыр көзен генә дә урманлыклардан төяп чыгарган каты көнкүреш калдыгы 9,3 мең куб метрдан артык булды. Шулай дип, Х.Мусин экологик тәрбия булмый торып, бу “сакаллы” проблеманың хәл ителмәячәгенә ишарәли. Гомер чүп-чар эчендә яшәп һәм чүп җыеп үтәчәк, дип, әлеге мәсьәләгә игътибарны юнәлтте ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте