Айрат Шәфигуллин: Татарстандагы социаль ярдәм системасы һәрдаим камилләштерелә

27.03.2012

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашында уздырылган брифингта сүз республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары хакында барды.

Татарстанда 1 млн. 340 меңнән күбрәк кешегә барлыгы 70 төрдән артык социаль хезмәт, ярдәм күрсәтелә. Шуларга елына Татарстан буенча 11 млрд. сумнан артык акча каралган. Республикада булдырылган социаль ярдәм системасы камилләштерелә барып, мәсәлән, агымдагы ел дәвамында гражданнарның аерым категориясенә өстәмә социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының берникадәр норматив хокукый актлары гамәлгә керде, дип, министр шушы хакта аңлатма бирде. Алдан ук әйтик, компенсация алу өчен социаль яклау идарәсенә заявка бирергә кирәк, акча шушы компенсациягә хокуклының Саклык банкындагы счетына салына.

Аерым алганда, узган елның 7 ноябренда кабул ителгән “Хәрби хезмәттәгеләргә бирелә торган акча һәм аларга аерым түләүләр турында”гы 306 нчы Федераль законның хәрби хезмәттәгегә яки хәрби сборга чакыртылган гражданинга, сугышчан имгәнүдән соң инвалид булса, сәламәтлегенә салынган зыянны компенсацияләү өчен айлык түләү каралган: I группа инвалидка - 14 000 сум, II группага – 7000 сум, III группага – 2800 сум. Ай саен акчалата биреләчәк әлеге ярдәм Россия федераль медицик-биологик агентлыгы (ФМБА) вәкаләтендә, дип белдерде А.Шәфигуллин.

Сугышчан имгәнүдән соң инвалид үлеп китсә яисә һәлак булса, акчалата айлык ярдәм гаиләсе әгъзаларына (50 яшенә җиткән хатынына яки 55 яше тулган иренә, яисә шушы ук яшькә җиткән ата-анасына, 18 яшенәчә булган балаларына, дөрес, әгәр инвалид булмасалар, инвалид икән – 23 яшькә кадәр) тигез итеп бүлеп исәпләнә һәм бу исәпкә үлгән (һәлак булган) инвалид та керә. Хәрби хезмәттә булган яки хәрби сборга чакыртылган кеше хәрби хезмәттә вазифаларын үтәгән чакта һәлак булса (үлсә), яки сугышчан имгәнү нәтиҗәсендә үлсә, айлык акчалата түләү күләме аның гаиләсенең һәр әгъзасына I группа инвалидка каралган суммадан чыгып исәпләнә, ягъни 14 000 сумнан.

Шушы акчалата ярдәм республикада 4 мең тирәсе кешегә күрсәтелер дип фаразлана, инде 367 кеше кергән беренче реестр әлеге агентлыкка җибәрелгән.

Әлеге закон 1 гыйнвардан хокукый мөнәсәбәткә керә, шуңа күрә, компенсация акчасына хакы булып та ул әлегәчә билгеләнмәгәннәргә гыйнвардан башлап яңадан исәпләп билгеләнәчәк, диде министр.