Рөстәм Миңнеханов Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министрын Татарстанга чакырды

19.09.2018

Бүген Сингапурга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры, милли үсеш дәүләт министры Ко По Кун белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм визит программасын югары дәрәҗәдә әзерләүләрен искәртте. "Инде 50 елдан артык тарихы булган Россия белән Сингапур арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту әһәмиятен билгеләп үтәсем килә. Бу Россия Президенты Владимир Путин белән Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән Сочида Россия-АСЕАН саммитында очрашударында да ассызыкланды. Без ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Сингапур Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар итәбез һәм әлеге юнәлештә региональ дәрәҗәдә актив катнашырга тырышабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. "без сездән өйрәнергә әзер, һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга да әзер. Әйтик, бүген бөтенесе 4.0 икътисады турында - цифрлы икътисад турында сөйли, әмма аның ничек эшләвен, ничек билгеләнүен аңлата алучылар аз. Биредә Сингапурда ул инде күптәннән гамәлдә һәм аның нәтиҗәлеген үлчәү методологиясе дә бар". 

Ко По Кун әфәнде Рөстәм Миңнехановка югары бәя бирүе өчен рәхмәт әйтте. "Сез дөрес әйтәсез, бүген дөнья һәм базар бик зур тизлектә үзгәрә һәм кайчак технологияләр үсешен куып тотып булмый. Бу бигрәк тә безнең Көньяк-Көнчыгыш төбәктә сизелә. Икътисадтагы глобаль үзгәрешләр безне алга этәрә - акыллы икътисад үсешенә һәм смарт производствога". 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры, милли үсеш дәүләт министрын Татарстанга чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.