Бүген Казанда республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Хезмәт машиналары ачыкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе (Рослесхоз) Иван Валентик тапшырдылар.
Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Урман хезмәткәрләре көне алдыннан без урманчыларыбызга яңа автомобильләр тапшырабыз. Ышанам, әлеге техника эшегез нәтиҗәлеген арттырырга һәм төрле каршылыкларга оператив рәвештә җавап кайтарырга ярдәм итәчәк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман байлыгын арттыру һәм саклауга гаять зур өлеш кертәләр.
Шулай ук ТР Президенты РФ Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Иван Валентик үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан урманчылык һәм урман белән идарә итү традицияләрен саклый алды. "Республика, сезнең хезмәтегез лаеклы дәрәҗәдә булуы өчен, җитди тырышлык куя. Һәм бу бүгенге Татарстан Хөкүмәте бүләге дә шуны раслый", - дие Рослесхоз башлыгы.
Аның сүзләренчә, киләсе елга әлеге өлкәдә финанслау күләме 20 миллионга артыграк була. "Без шулай ук республикадагы бер районда 3 нче типтагы янгын-химик станцияне җиһазлау турында, өстәмә санитар-сәламәтләндерү чараларын финанслау һәм башка мәсьәләләрне хәл итү турында килештек", - диде Иван Валентик.
Шуннан Татарстан Президенты һәм Рослесхоз башлыгы урманчыларга 64 яңа автомобиль ачыкычын тапшырдылар. Барлыгы агымдагы елда республика урман хуҗалыгы техникасын яңартуга 140 млн. сум юнәлтелде.