Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында "Бакчачылар көне-2018" авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм күргәзмәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады. Чара Татарстан Республикасында бакчачылык һәм яшелчәләр үстерүне популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Күргәзмә-бәйрәмдә Түбән Кама, Югары Ослан, Питрәч, Тукай, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Әлмәт муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы катнашты.
Күргәзмәдә шулай ук бакча өчен җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм үсемтеләр тәкъдим ителде.
Чарада катнашучыларны сәламләп Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бакчачылар - фидакарь хезмәт итүче кешеләр. "Без аларның ничек зур булмаган кишәрлекләрендә хезмәт итүләрен һәм зур казанышларга ирешүләрен күрәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Бүген республика бакчачыларга күрсәткәм ярдәме аларга кирәк. Бу - инфраструктура булдыру. электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү, юллар төзү. Моннан тыш, үзара салым да бакчачыларга ярдәм итәчәк", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов инстаграмда күргәзмәдән фотография һәм видеолар куйды, шул исәптән соң өлгерә торган кура җитләге сорты.