Рөстәм Миңнеханов Dechema компаниясе генераль директоры Томас Шёринг белән очрашты

14.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Dechema (Дехема) немец компаниясе генераль директоры Томас Шёринг белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Томас Шёринг – ACHEMA (Ахема) иң эре бөтендөнья химия күргәзмәсен оештыручы һәм аның идеологы – химия машина төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне яклау буенча әйдәүче халыкара конгрессы һәм махсуслаштырылган күргәзмәсе. Быел Франкфурт-на-Майнеда узган күргәзмәдә Татарстан Президенты да катнашты.   

Очрашу кысаларында яклар күргәзмә-ярминкә өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.