Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде
24.03.2012
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2012 елның 2 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның апрель аена һәм икенче кварталга бюджет расланды.
Чарада катнашучылар аеруча үзле нефть чыганакларын үзләштерү буенча эшләрнең барышы турындагы мәгълүматны тыңлады. Ашальчин аеруча үзле нефть чыганагында 7 пар скважина файдаланыла, нефть чыганагын үзләштерү эшләре башланганнан бирле биредә 116,1 мең тонна “кара алтын” чыгарылган.
Шулай ук компаниянең кыйммәтле кәгазьләр базарындагы эшчәнлеге, җәмгыятьнең капиталлашу динамикасы һәм капиталлаштыруны арттыру буенча чаралар хакындагы мәгълүмат җиткерелде.
Россия катнашучысы һәм компаниянең кайбер ярдәмче җәмгыятьләре сыйфатында “Татнефть” ААҖ катнашында берләштерелгән салым түләүчеләр төркемен оештырырга карар кылынды.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка кайбер мәсьәләләрен карады.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте