Рөстәм Миңнеханов Daric Investment Group Иран компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

14.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Daric Investment Group (Иран Ислам Республикасы) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Daric Investment Group - Иранда иң эре инвестицион компанияләренең берсе. Төркем авиация, металлургия, тау эше, төзелеш, машина төзү, спорт, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек итә. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы һәм Иран арасында бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни элемтәләр. Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында хезмттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирелә. 

"Республикабызның Иран белән багланышлар тәҗрибәсе бай. Үзара рәсми һәм бизнес делегацияләр визитлары оештырыла. Казанда ун елдан артык илегезнең генераль консуллыгы эшли. Иран провинцияләре, ареым алганда Көнчыгыш Әзербайҗан, Хөрәсән-Резави белән багланшылар бар. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте белән Иран арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында Меморандум гамәлдә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Иран белән Татарстанның иң эре компанияләре эшли- КАМАЗ,  "Татнефть". Ислам Республикасына Казан вертолетлар заводы машиналары сатыла. Шулай да Татарстан белән Иран арасында товр әйләнеше күләме җитәрлек түгел, дип саный Рөстәм Миңнеханов. "Күпмедер динамика бар, әмма, минем фикеремчә, активрак эшләргә кирәк. Мөмкинлекләр җитәрле", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Daric Investment компаниясе белән мөнәсәбәтләр көйләнә. Сентябрь ае башында Daric төркеменә кергән ATA Airlines авиакомпаниясе Казан белән Тәһран арасныда авиарейсны ачты. ТР Президенты әлеге рейс үзара туристик һәм бизнес элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышана. 

Шулай ук Daric Investment Group Тәбриз шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләрен җыя торган предприятиене сатып алды. "Бу мөнәсәбәтләребезне активлаштыруга этәргеч булыр дип өметләнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Daric Investment Group идарәсе рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага билгеләгәнчә, Татарстанның сәнәгый, икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре зур. "Без сезгә Иран төньяк-көнбатыш сәнәгатьчеләре һәм бизнесы берлеген тәкъдим итәбез. Алар Татарстан вәкилләре белән хезмәттәшлек итүне оештырырга әзер", - диде ул. 

Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуны раслады. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.