Рөстәм Миңнеханов: Тынычлык һәм татулык - Европа Берлегенең дә, Татарстанның да алга таба үсеш шартлары

23.03.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илче, Европа союзының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге җитәкчесе Ф.Валенcуэла белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды.

Фернандо Валенсуэлның визиты быел Казанда “Үз Ауропанны ач” шигарәсе белән узачак “Ауропа көннәре” фестивален үткәрүгә багышланган. Рөстәм Миңнеханов Европа Союзының РФндәге Вәкиллеге делегациясе әгъзаларын сәламләп Казанда Ауропа көннәре оештырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан башкаласы бу фестивальне 4 нче тапкыр кабул итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Ауропа көннәре кысаларында үткәрелә торган чаралар татарстанлыларда, бигрәк тә яшьләрдә зур кызыксыну уята. Бу Европа союзы илләренең сәясәте, икътисады һәм мәдәни тормышы белән танышу, дебатларда, күргәзмәләрдә, лекцияләрдә, кинофестивальдә катнашу, АС илләре буенча виртуаль сәяхәт кылу мөмкинлеге бирә.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ЕСна 27 ил керә, Татарстан Евросоюзның күп милләтле һәм күп конфессияле берлектә халыкларның тату, килешеп яшәүләрен тәэмин итү тәҗрибәсе белән кызыксына.

Бүген тынычлык һәм татулык – Евросоюзның, шулай ук Россиянең Татарстан кебек күп милләтле төбәге үсеше һәм чәчәк атуы өчен җирлек, диде Рөстәм Миңнеханов.

Евросоюз илләре Татарстанның тышкы тауар әйләнешендә зур роль уйный, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүген Татарстан территориясендә ЕС илләре предприятиеләре катнашында күпсанлы проектлар гамәлгә куела. Алар - “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “КАМАЗ” ААҖендә уртак предприятиеләр һәм әйдәп баручы дөньяви компанияләр.

ЕС илләре тәҗрибәсе һәм технологияләре ТР икътисадының химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү кебек тармакларында файдалана.

Аерым алганда, чит илдә Татарстан белгечләрен әзерләүгә мөһим урын бирелә. “Алгарыш” республика программасы кысаларында Ауропа фәнни үзәкләрендә һәм вузларында студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр белем ала, стажировка уза, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда “Евроклуб” яшьләр хәрәкәтен булдыру шулай ук ЕС илләре белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеге бирә, дип ышана ТР Президенты.

2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү Ауропа хезмәттәшләре белән ныклы элемтәдә булуны таләп итә. “Халыкара дәрәҗәдәге зур ярышларны оештыру һәм үткәрү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, - Универсиада Ауропа компанияләре ягыннан Татарстанга һәм гомумән Россиягә кызыксынуны арттырыр дип өметләнәбез”.

Европа союзының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге җитәкчесе Ф.Валенcуэла яшьләр белән аралашу хезмәттәшлек итүнең төп аспекты дип билгеләп үтте. “Яңа максатларга омтылучы яшь буын үсә, - диде Фернандо Валенcуэла, - аларның фикерләрен һәм тормышка карашларын белү зарур”. Аның сүзләренә караганда, Ауропа көннәре бу мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Яшьләргә илләр турында һәм аларның икътисады, мәдәнияте турында белү мөмкинлеге бирү әһәмияткә ия, дип дәвам итте Фернандо Валенcуэла.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Фернандо Валенcуэла Ауропада икътисади кризис, аның Россия һәм гомумән дөнья икътисадына йогынтысы һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.

ТР Президенты матбугат хезмәте