Минтимер Шәймиева Болгардагы Икмәк музеенда экспозиция ясау буенча киңәшмә үткәрде

23.03.2012

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә кую кысаларында Болгарда төзелгән “Икмәк музее”нда экспозиция булдыру буенча киңәшмә үткәрде.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда беренче тапкыр Болгар тыюлыгы территориясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендә инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан “Икмәк музее” дип аталган биналар комплексы төзелгән. Ул ХХ гасырга кадәрге чорда Татарстан җирендә игенчелек һәм икмәк җитештерү тарихын яктыртучы музей булачак.

Музей экспозициясен оештыру эшләрен “Созидание остаханәсе” ҖЧҖ алып бара. Проектның кураторы – ТР Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. Ул киңәшмәдә катнашучыларга “Икмәк музее” комплексының экспозициясен тәкъдим итте.

Киңәшмәдә музей экспозициясен оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. ТР Милли музее белгечләренә эш өчен мәйданчык бирү буенча ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов чыгыш ясады. Ул ТР Президенты йөкләмәсе буенча Икмәк музее эшчәнлеге мәсьәләләре белән кызыксына. Кайбер проект һәм техник мәсьәләләрне “Татагропромстрой” ААҖ генераль директоры Ирек Зарипов аңлатып узды.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары Евгений Гришин, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Адель Хөснетдинов, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамиль Хәйретдинов, Дәүләт Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаиль Мәхмүтов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте