Европа Советы мәйданчыгы аша - урыннардагы иҗтимагый тормышың активлашуына таба

22.03.2012

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының (АСҖТХК) актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта АСҖТХК ның XXII пленар сессиясендә катнашты.
 Татарстан парламенты башлыгы Франциягә Россия делегациясе составында барды. Пленар утырышта паламентарийлар Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропа дәүләтләрендә киләчәктә демократик процесслар үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты. Традиция буенча Ауропа континентында кеше хокукларын саклау һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту турында сүз барды. Икътисади кризисның җирле һәм төбәк хакимиятенә йогынтысы, дөньяви сәясәттә һәм икътисад өлкәсендәге вакыйгалар буенча актив фикер алыштылар.
 Россия делегациясе әгъзалары көн үзәгенә куелган мәсьәләләр буенча безнең ил позициясен белдерде. Федерация Советы Рәисе урынбасары, Россия делегациясе җитәкчесе Светлана Орлова үз чыгышында Ауропа хезмәттәшләрен җирле һәм төбәк дәрәҗәсендәге кризисны җиңү өчен төгәл территорияләрдәге вәзгыятьне исәпкә алып бердәм алымнар эшләргә чакырды.
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме белән Конгресс әгъзалары мигрантларның мәшгульлеген тәэмин итү буенча төбәк һәм муниципалитетлар тәҗрибәсен өйрәнергә кереште. Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа хезмәттәшләренең игътибарын бу өлкәдә Татарстан халыклары ассамблеясы мәйданчыгы аша безнең республиканың тәҗрибәсенә, дәүләт программалары һәм иҗтимагый оешмалар проектлары ярдәмендә БДБ илләре һәм ерак чит ил мигрантларын эш белән тәэмин итү мәсьәләләре уңай хәл ителү динамикасына юнәлтте.
 Конгрессның пленар утырышы кысаларында Татарстан парламенты Рәисе Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының тәкъдимнәр проектын шәрехләде.
 Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа форумының төп органнары җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар, делегация вәкилләре белән консультацияләр үткәрде.
 Ф.Мөхәммәтшин АСҖТХК XXII пленар утырышы нәтиҗәләрен шәрехләп, Ауропа Советы мәйданчыгын янә Россия Федерациясенең, аерым алганда Татарстан Республикасының үсешен тәкъдим итүдә куллана алудан канәгать булуын белдерде. “Ауропа Советы утырышында катнашучы барлык дәүләтләр төбәкләре һәм муниципалитетлары вәкилләрендә күп мәсьәләләрне хәл итү буенча тәҗрибәбез кызыксыну уята”, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Совтеы Рәисе.