Татарстан Президенты Һиндстанга эшлекле сәфәр кыла

22.03.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Джамнагар шәһәренә (Гуджарат штаты) сәфәр кыла. Визитның төп максаты – илдәге иң заманча предприятиеләрнең берсе булган «Reliance Industries» компаниясенең нефть эшкәртү заводы белән танышу.
 Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – республика башлыгының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов озатып йөри.
 Джамнагар шәһәрендәге нефть эшкәртү заводы – зурлыгы ягыннан дөньяда алтынчы урынны били. Ул Һиндстандагы махсус икътисади зоналарның берсендә урнашкан. Предприятие елына 33 миллион тонна нефть эшкәртергә сәләтле.
ТР Президенты матбугат хезмәте