Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ белән Татарстан Республикасы сәнәгать комплексы арасында хезмәттәшлек буенча «юл картасы» имзаладылар.

07.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Алексей Миллер Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде.

Килүгә үк Алексей Миллер Рөстәм Миңнеханов бергә Казан Кремленә юнәлде.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Губернатор сарае янындагы күзәтү мәйданчыгыннан Казан күренешләрен күрсәтте – моннан «Казан-Арена» футбол стадионы, Су спорты төрләре сарае, Казансу яр буе күренеп тора. 

Моннан тыш, бу мәйданчыктан торгызылучы Казан Мәрьям-ана иконасы соборы панорамасы да ачыла. Рөстәм Миңнеханов аерым алганда, хәбәр иткәнчә, бу объектта эшләр кызу бара.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Татарстан Президентының  эш кабинетында әңгәмә кордылар. 

«Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер Казан Кремленең Мактаулы кунаклары кенәгәсендә язма калдырды.

Шуннан соң «Газпром» ГАҖ белән Татарстан Республикасы сәнәгать комплексы арасында хезмәттәшлек буенча «юл картасы» имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер кул куйды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.