Бүген мөселман һәм төрки дөньяда халыкара Нәүрүз көне зурлап билгеләп үтелә. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “яңа көн” – яңа тормыш башлану һәм кышкы озын йокыдан соң табигатьнең уянуы, яңа өметләр һәм рухи яңарыш дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү уңаеннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
“Күп милләтле республикабыз халкын бөтен йөрәгем белән күңелле һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – халыкара Нәүрүз бәйрәме белән котлыйм! – дип билгеләп үтелә котлауда. – 2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең материаль булмаган мирас исемлегенә кертелде. Ә ике ел элек БМОның Генераль сессиясендә 21 март – язгы көн һәм төн тигезләшүе – “Халыкара Нәүрүз көне” дип игълан ителде. Бу вакыйга бөтен дөнья мөселманнарын берләштерүче бәйрәмнең әһәмиятен тагын да арттыра”.
Фәрит Мөхәммәтшин, еллар узу белән, тормышыбызга дини һәм халык бәйрәмнәренең зур тизлек белән кире кайтуын, аларның күп милләтле илебез халкының күп гасырларга сузылган рухи, тарихи һәм мәдәни традицияләре яңарышына дәлил булуына шатлануын белдерә. “Һич арттырмыйча шуны әйтергә мөмкин: Нәүрүз – ул бәйрәм генә түгел. Бүген ул кабат кешеләрне берләштерә, Ватаныбызны, анда яшәүче халыкларны саклау һәм аның чәчәк ату эшенә ярдәм итә”, - дип, үз фикерен белдерә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе.
“Дөньяви җәмгыять һәм рухи хакимият вәкилләренең алга таба да конструктив хезмәттәшлеге, гражданнарның нинди милләттән булуына, нинди дин тотуларына һәм сәяси карашларына карамастан, безнең илдә иҗтимагый бердәмлек, тынычлык һәм килешеп яшәү кебек сыйфатларны ныгытырга ярдәм итәр дип ышанып калам”, - дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин. – Нәүрүзне бәйрәм иткәндә Татарстанны үз йорты дип санаучы халыкларның мөселман өммәте вәкилләренең шатлыгын күп ватандашларыбыз уртаклашыр дип уйлыйм. Бу якты көндә татарстанлылар чын күңелдән тантана һәм кунакчыллыгы, шатлыгы, җылысы һәм мәхәббәте белән уртаклаша. Алар тормышта Татарстан халыкларына хас булган традицияләр - күршеләр белән килешеп яшәү һәм бер-береңә ярдәм итүдән дә кыйммәтрәк нәрсә юклыгын яхшы аңлый. Ә Нәүрүзне бергәләп бәйрәм итү бу дуслыкны тагын да ныгытачак”.
“Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Чын күңелдән барыгызда да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Йортларыгызда һәрвакыт татулык, фикер бердәмлеге патшалык итсен!” – дип тәмамлый үзенең котлавын Татарстан парламенты башлыгы.