Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Сәламәтлек" пакрында булды һәм "Каракүз" скульптурасы ачылуда катнашты

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. 

Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашу. 

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты берничә объектны карарга планлаштыра, шул исәптән яңа паркны, "Татнефть" ГАҖ парк зонасын, перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе, Бөтенроссия яшьләр инновацион сәнгате үзәкләре конференциясендә һәм Агроробофестивальдә катнашачак. 

Әлмәтнең Ленин мәйданындагы Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бйәрәм төп чара булачак. 

Башта Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек" паркында булды. 

Әлмәттә Зифа Балакина урамында территорияне төзекләндерделәр. Эшләр иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында башкарылганнар. Биредә агач-куаклар утыртканнар, яр буен ныгытканнар, күпер төзелгән, спорт җиһазлары куелган һәм шулай ук балалар өчен мәйданчык урнаштырылган. Паркны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 100 миллионнан артык сум бүлеп бирелгән. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, әлеге территориядә куе урман булган - наратлар, каеннар, карт тирәкләр үскән. Шул территория аша якын тирәдә яшәүче кешеләр транспорт тукталышына, үзәк район хастаханәсенә, мәктәп һәм балалар бакчасына йөргәннәр. 

Парк кноцепциясе уңайлы табигать почмагы ясауга, гражданнар өчен җәяү йөрү урыны, ял итү урыны булдыруга корыла.

Паркны ачу Әлмәт шәһәренә 65 ел тулу юбилеена багышладылар. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, 75 ел элек, ил өчен иң катлаулы чорда, биредә нефтьне сәнәгый үзләштерә башлыйлар, ә бүген Әлмәт - Татарстан Республикасының нефть башкаласы. 

"Елдан-ел шәһәр матурая бара, һәм бирегә килгән саен, без үзгәрешләрне күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге көн дә шундый - без искиткеч парк күрдек. Бу уникаль урынга Әлмәт халкы гына түгел, ә  шәһәр кунаклары да киләчәк". 

"Бүген без биредә сын остасы Даши Намдаков белән, аның уникаль объектлары республикабызда бар инде, - дип искәртте Татарстан Президенты. - Безнең яхшы мөнәсәбәтләребез белән горурланабыз. Аңа аерым рәхмәт әйтәсем килә - алкышлар аңа". 

Искәртик, бүген Әлмәттә Даши Намдаков скульптурасы "Каракүз" ачылды. Сын "Татнефть" ГАҖнең баш офисы янында куелды. 

Рөстәм Миңнеханов "Каракүз" фотографиясен инстаграмдагы аккаунтына куйды. 

Әлеге сын татар халкының атаклы хатын-кыз сугышчысы Каракүзгә багыштанган - тарихи персонаж безнең якларда туган, бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты раслый. Җиде метрлык скульптура яшел зонада урнашты һәм шәһәр мохитенә интеграцияләнде. 

Татарстан Президенты әлеге мәйдан халыкны җәлеп итеп торачагына ышануын белдерде. 

"Безнең Әлмәттә мәгариф үзәге булдыруга планнарыбыз зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Биредә нефтьчеләр өчен иң әйбәт мәктәп ачарга ниятлибез. Шуңа да иң заманча технологияләрне биредә тупланган, бөтен тәҗрибәне киләчәк буынга тапшырырга кирәк". 

"Бу - сезнең шәһәрегез. һәм сездән башка шундый олы проектларны беркем дә гамәлгә ашыра алмый. Бирегә иң яхшы архитекторланы, иң яхшы акылларны җәлеп итүгез бик дөрес. Әйтик, сезнең шәһәр паркы - дөнья дәрәҗәсендәге парк. Шәһәрдә яшәүчеләр республика, федераль үзәк һәм, әҗбәттә, нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләр дип уйлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чарада "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.