Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармакның ветераннары!
Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрик итәм.
Нефть һәм газ – илебезнең зур байлыгы. Сезнең тырыш хезмәтегез, эшегезне һөнәри осталык һәм җаваплылык белән башкаруыгыз ил икътисадының нигезен тәшкил итә, гражданнарыбызның мул тормышын, лаеклы киләчәген гарантияли.
Быел без Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуны билгеләп үтәбез. Нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен җитештерү өлкәсендә ирешкән олы казанышлары, уңышлы башкарылган масштаблы социаль проектлары белән лаеклы төстә каршылый. Бүгенге көндә республиканың нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре нәтиҗәле эшчәнлек темпларының үсеше, ресурслар базасының киңәюе шартларында илдә алдынгылар сафында бара. Үзләштереләсе чимал күләме ягыннан Татарстан элеккечә үк Россия Федерациясенең иң әһәмиятле һәм перспектив нефть чыгару үзәкләреннән берсе булып тора.
Ветераннарыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә тотрыклы социаль-икътисадый үсешебезгә нык нигез салынды, ул исә безгә ышаныч белән алга барырга мөмкинлек бирә.
Республика нефть-газ тармагы предприятиеләренең хезмәт коллективлары алдында киң колачлы яңа проектларны гамәлгә ашыру бурычы тора. Мин аларның уңышлы үтәләчәгенә шикләнмим.
Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәм һәм нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте Директорлар Советы Рәисе Р.Н. Миңнеханов