Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте башлыгы Игорь Артемьев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Россия ФМХ башлыгы Казанга кичә килде.
Очрашу барышында яклар монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең оператив мәсьәләләре, Россиянең монополиягә каршы законнарын камилләштерү, шулай ук конкуренция турында фикер алыштылар.
Билгеләп үтелгәнчә, 2018-2020 елларга илдә Конкуренцияне үстерү буенча илкүләм план кабул ителгән, икътисадның төрле тармакларында конкуренцияне үстерү буенча «юл карта»сы эшләнгән, төбәкләрдә конкуренцияне үстерү буенча РФ Дәүләт Советы утырышы уздырылган.
Аерым алганда, «Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында» Россия Президентының № 618 Указын икътисадның төрле тармакларында үтәү һәм субъектларда конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы өчен өстенлекле бурыч булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов.
Тагын Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Артемьев ФМХнең Казандагы уку-методика үзәге эше турында да фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ФМХ башлыгы Игорь Артемьев Татарстан белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.