Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенең кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хөрмәтле Нинель Михайловна, Андрей Иосифович һәм Наталья Иосифовна! Ирегез һәм әтиегез, Иосиф Давыдович Кобзон, вафат булуга бәйле рәвештә татарстанлылар һәм шәхсән үзем чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз, - диелә телеграмма текстында. - Илебез бөтен бер дәверне һәм илебез эстрадасының иң яхшы традицияләрен чагылдыручы уникаль кешене югалтты.
Чиксез талант иясе һәм искиткеч сыйфатларга ия шәхес буларак, ул һөнәри осталыкны бөек дәрәҗәгә күтәрде һәм россиялеләр өчен рухи-әхлакый ориентир булып торды. Аның иҗаты илебез тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны беркайчан да читләтеп узмады, ихлас патриотизм, кешеләрне ярату белән сугарылган иде, шуңа күрә дә илебезнең берничә буын гражданнары аның бетмәс-төкәнмәс сәләтенең җанатарлары булды.
Иосиф Давыдовычның үлемсезлеге мирасының гаять зур булуында. Ул оста һәм күңел түренә үтеп керерлек җырларын ишеткән һәр кешенең күңелендә, рәхмәтле укучылары һәм кыен минутларында ул ярдәм күрсәткән кешеләр хәтерендә яшәячәк. Һичшикесз, ул Татарстан Республикасы кешеләре йөрәгендә дә яшәячәк.
Иосиф Давыдовычның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бу гаҗәеп кеше хакында якты истәлек, аның рухи куәте һәм көче хәсрәтле көннәрегездә сезгә таяныч булсын».
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.