Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эрмитаж-Казан" үзәгендә тәкъдим ителгән "Передвижниклар: 1871-1902. Третьяков галереясе тупланмасыннан" күргәзмәсен карады. Күргәзмә буенча экскурсияне Третьяков дәүләт галереясе генераль директоры Зөлфирә Трегулова үткәрде. Шулай ук кунакларны "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да озата йөрде.
14 июнь көнне эшли башлаган күргәзмә 2018 елгы дөнья чемпионаты кунаклары арасында бик популяр булды. Әлеге күргәзмә Третьяков галереясе белән Казан Кремлендә гамәлгә ашырыла торган икенче проект. Зөлфия Терегулова сүзләренчә, киләсе елга казанлыларны өченче күргәзмә көтә.
Күргәзмә шул дәвердәге танылган рәссамнар Илья Репин, Иван Крамской, Владимир һәм Константин Маковскийлар, Илларион Прянишников, Василий Поленов, Иван Шишкинның һәм башка рәссамнарның 57 эшеннән тора.
"Казандагы күргәзмәнең 70 проценты Третьяков галереясенең төп фондын тәшкил итә. Бу музей өчен сирәк күренеш", - диде "Эрмитаж-Казан" үзәге хезмәткәре Валентина Гратышева.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов "Царские дары" күргәзмәсен карады. Анда Дәүләт Эрмитажы хәзинәсеннән экспонатлар тәкъдим ителә. Ул 25 сентябрьгә кадәр эшли.
Күргәзмәнең төп экспонаты - 2014 елда Россия Президенты Владимир Путин Эрмитажга бүләк иткән Карл Фаберже фирмасының камин сәгате.