Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады

30.08.2018

Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады.

"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне бәйрәме белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Безнең борынгы тарихи һәм төгандаш элемтәләргә нигезләнгән Татарстан белән мөнәсәбәтләребез бөтен хезмәттәшлек тармалкарында үсә бара. Сезгә һәм төгандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчк атуны телим". 

Котлауларга Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавашоглу кушылды. Ул, аерым алганда, Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы хезмәттәшлеккә өлешен кертүче Татарстан белән Төркия мөнәсәбтәләре алга таба да үсә баруына ышануын белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.