Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының беренче утырышы узды.
Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының рәисен һәм секретарен сайлау белән башланды. Бертавыштан рәис итеп Алексей Песошин, секретарь итеп Роберт Хәбибуллин сайланды.
Алга таба Директорлар советының 2018-2019 елларга эш планы расланды.
Икътисад һәм финанслар буенча “Татэнергосбыт” АҖ директоры урынбасары Илсияр Гыймазетдинова Директорлар советы әгъзаларын компаниянең агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов срогы узган бурычлар турында сөйләде. Ул агымдагы елның 1 июленә 334 млн сум тәшкил иткән.
Барлык бурычлары булган кулланучылар буенча бурычларын түләтү өстендә эш алып барыла.
“Бердәм исәп-хисап үзәге -“Татэнергосбыт” ҖЧҖ эшен оештыру турында” темасына “Татэнергосбыт” АҖ директоры киңәшчесе Марат Миңлебаев доклад ясады.
“Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин компаниянең эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшы бәяләде.