Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров Казанның Юдино бистәсенә нигез салуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Тантана Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Рәсми өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Белозеров МС бинасын реконструкцияләү проекты белән таныштылар.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел яз көнне бистә кешеләре белән очрашуда Юдиноны төзекләндерү бурычы билгеләнде. Юбилейга микрорайонда күп эшләр башкарылган – урам-юл челтәре яңартылган, фасадлар һәм ишегаллары ремонтланган, социаль инфраструктура объектлары торгызылган.
«Бу мәсьәләләрне хәл итү республика икътисадын системалы үстерүдән башка мөмкин түгел. Һәр эре проектны гамәлгә ашыруның төп тәшкилияте – транспорт инфраструктурасы һәм алга киткән тимер юл челтәре булу», - диде ТР Президенты.
Тимер юл тармагында иң мөһиме – кешеләр, диде Рөстәм Миңнеханов: «Сез – бәяләп бетермәслек капитал. Татарстан Республикасының һәм Росия тимер юлларының бурычы – сезнең тормышыгыз, укуыгыз һәм эшләвегез өчен лаеклы шартлар тудыру. Без бу юнәлештә актив эшләргә сүз бирәбез».
Олег Белозеров Юдино халкын битстәнең 100 еллыгы һәм киләчәк Татарстан Республикасы Көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, быел шулай ук «РЖД» компаниясенә нигез салуга 15 ел тула.
«Без сезнең белән бергә Юдиноның яңаруына сөенәбез. Татарстан Республикасы Президенты, „РЖД“ җитәкчелеге ярдәме һәм карары нәтиҗәсендә монда зур инфраструктур үзгәрешләр булачак. Барыгызны да бистәнең бер гасырлык юбилее белән котлыйм!» - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Аннары тимер юл тармагы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.