Рөстәм Миңнеханов: Студентлар мәгариф форумы – яшьләр кирәкле күнекмәләрен үстерсен һәм киләчәктә аларны куллансын өчен яхшы платформа

27.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән аралашты.

Чара Югары Ослан муниципаль районында узды.

Форумны оештыручы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Студентлар мәгариф форумы – Татарстан студентлары проекты, ул 2014 елдан бирле уздырыла.

Быел Студентлар мәгариф форумы беренче тапкыр өч сменада уздырыла һәм ул 2000 катнашучыны – Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең югары һәм урта уку йортларының студентларын һәм абитуриентларын җыйды.

15 августтан 19 августка кадәр урта һөнәри белем студентлары сменасы булачак. Темасы – УҺБнең Студентлар үзидарәсе 2.0»; 21 августтан 25 августка кадәр – студент доброволецлар өчен. Темасы – «Мин – доброволец»; 26 августтан 30 августка кадәр – югары белем студентлары өчен. Темасы – «Студент яшьләрнең карьера траекторияләре».

Бүген Студентлар форумы мәйданчыклары тәкъдир ителде. Аерым алганда, югары уку йортларында укучылар советлары системасына ярдәмгә  Росмолодежь грантлары конкурсы йомгаклары тәкъдим ителде. Аннары форумның медиа-үзәге эше тәкъдир ителде. Моннан тыш, һөнәри белем студентлары сменасы эше йомгаклары турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы доброволецлары активы, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашты.

Студентлар мәгариф форумы – яшьләр кирәкле күнекмәләрен үстерсен һәм киләчәктә аларны куллансын, укыган һәм эшләгән урыннарына күчерсен өчен яхшы  платформа. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләгәндә хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, бүген ул форум мәйданчыгында волонтерлар хәрәкәте активы белән очрашкан. 

Сезнең монда юнәлешләр күп төрле, диде Рөстәм Миңнеханов, сезне форумда җыю, аралашырга мөмкинлек бирү, иң мөһиме – сезгә юнәлеш бирә алырлык остазлар бирү – бик мөһим нәрсә. 

Без яңа структураны – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгын булдырдык, диде ТР Президенты, бу министрлык яшьләр мәнфәгатьләрендә актив эшләргә тиеш, ә без сезнең башлангычларга ярдәм күрсәтәчәкбез. 

Рөстәм Миңнеханов Студентлар мәгариф форумында катнашучыларга һәм кунакларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.