Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РЖД» ААҖ генераль директоры урынбасары – баш инженеры Сергей Кобзев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин да катнашты.
Яклар республикада тимер юл транспортын киләчәктә дә үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Юдино станциясе һәм шул исемдәге торак массивы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлеккә һәм аны уздыруга кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды.