Рөстәм Миңнеханов гольф буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына 8 нче хәйрия турнирын ачты

25.08.2018

Бүген «Зөя таулары» гольф-клубы территориясендә гольф буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына 8 нче хәйрия турнирын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко һәм башкалар катнашты.

Турнирда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бу чарага килгән һәр кешегә рәхмәт белдерде. «Без 8 нче турнирыбызны уздырабыз, - диде ул. – Барысы да ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен башкарыла һәм турнирда катнашырга дип килгән командаларга рәхмәт».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гольф белән кызыксыну арта, шуңа да катнашучылар саны да арта. Ул барысына да уңышлы уен һәм әйбәт һава торышы теләде.  

Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко үз чиратында билгеләп үткәнчә, гольф буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына хәйрия турниры гадәткә керде. Ул Рөстәм Миңнехановка чараны оештырган һәм Татарстан Республикасында гольфка игътибар арткан өчен рәхмәт белдерде.  

Турнир 2018 елның 25-26 августында узачак. Җыелган акчалар Казандагы «Роналд Макдоналд йорты»на ярдәмгә китәчәк.

Төгәлрәк- http://golf.ru/news/v_rossii/turnir_po_golfu_na_kubok_prezidenta_tatarstana/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.