Бүген Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә 1 млн. гектардан артык мәйданда игеннәр суктырылган, 2,7 млн. тоннага якынча бөртекле ашлык амбарларга кергән, республика буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га (2017 елда – 35,9 ц/га).
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Марат Әхмәтов шулай ук искәрткәнчә, арпа җыелып бетеп килә. Мәйданнарның 80%ыннан артыгы суктырылган, уңыш 26 ц/га.
«Һава торышы уңышка шактый тәэсир итте, әмма сәбәп анда гына түгел», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Аның сүзләренчә, бөртеклеләрне җыю нәтиҗәләре районнар буенча сизелерлек аерыла. Ул Апас районы буенча мисал китерде – ике күрше авыл хуҗалыгы предприятиесендә уңыш 44 ц/га һәм 21,7 ц/га.
Марат Әхмәтов тагын әлегә кадәр борчакны да суктырып бетермәгән районнарны билгеләп үтте: Мамадыш, Балык Бистәсе, Тукай, Лениногорск районнары.
Уҗым культураларын чәчүгә килгәндә исә, ул хәбәр иткәнчә: бүгенгә республикада 270 мең га уҗымнар чәчелгән – бу планның яртысы. Планнан 60%ка якынын Кукмара, Мамадыш, Саба, Әгерҗе, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чәчкән. Әлки 11,6 мең га), Азнакай (11,0), Сарман (10,2) һәм Арча (8,9) районнарында да зур мәйданнар чәчелгән. Артта калучылар – Бөгелмә (17%), Буа (17%), Спас (22%), Чирмешән (27%) һәм Түбән Кама (26%) районнары.
Туңга сөрү республикада 400 мең га тәшкил итә, шуның өчтән бере тирән сөрү, көн саен 20-25 мең га мәйдан эшкәртелә.
«Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре фактта ситуацияне ачыклау өчен берничә район басуларын карап чыктылар, - диде Марат Әхмәтов. – Төп эшкәртү буенча эшне көчәйтүне үтенәм. Техник потенциал һәм көннәр матур тору моңа ярдәм генә».