Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Зеленодольск, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсенә аеруча игътибар бирергә өндәде. Ул мисаллар китерде: 23 августка яңа уку елына республикада Казанда, Буада, Чаллыда, Кукмара, Нурлат, Чирмешән, Менделеевск, Биектау, Лениногорск, Мөслим, Кама-Тамагы һәм башка районнарда 75 мәктәп әзер түгел икән.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 19 гомуми белем оешмасы буенча капремонт эшләре тәмамланмаган, шул исәптән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә дә. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелгән һәм аларның сәбәпләрен ачыкларга кушылган булган. Без мәктәпләребезнең яңа уку елына әзер булмаулары белән һич килешә алмыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, ул Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгына бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм җитешсезлекләрне бетерергә кушты.
Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күп фатирлы йортларга капремонт барышы турында сөйләде. 2018 елга бу программада 43 район катнаша (Әлки һәм Чүпрәле районнарыннан гайре), бу 5,3 млн. кв. м. гомуми мәйданы булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Казан, Чаллы һәм Питрәч районында эшләр графигы үтәлмәү куркынычы бар, диде Ирек Фәйзуллин.
Аннары Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгариф объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. 2018 ел исемлегенә 28 гомуми белем мәктәбе кергән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә балалар оешмасы. 23 августка эшләр 16 муниципаль мәктәпнең 2сендә бара. 14 объектта эшләр төгәлләнгән. 12 коррекцион мәктәпнең 5сендә эшләр дәвам итә. 7 объекта эшләр тәмамланган. 94 мәктәпкәчә балалар оешмасының 33 объектында эшләр бара. 61 объектта эшләр беткән.
Ирек Фәйзуллин шулай ук ресурс үзәкләренә капиталь ремонт турында да мәгълүмат бирде. Быел 11 объектка ремонт планлаштырылган. 23 августка эшләр 9 объектта бара. 2 объектта төгәлләнгән (2017 елда 10 объект ремонтланган булган).
Мәдәният объектларына капиталь ремонт буенча 42 объект планга кертелгән. 23 августка эшләр 23 объектта бара. 19 объектта эшләр төгәлләнгән (2017 елда 44 объект ремонтланган булган).
Моннан тыш, 28 яшүсмерләр клубын ремонтлау һәм аларның матди базасын ныгыту каралган. 23 августка 7 объектта эшләр бара. 21 объектта эшләр беткән (2017 елда 28 объект ремонтланган булган).
2018 елда муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 55,04 млн. сум күләмендә 38 бинасына капиталь ремонт һәм 10 объектны төзү каралган. 31 объектта эшләр төгәлләнгән (2017 елда 42 объект ремонтланган булган).
Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә капиталь ремонт турында (20 объектта эшләр бара, 14 объектта эшләр тәмамланган), муниципаль архивларга капремонт турында (эшләр 19 объектның 2сендә бара, 17 объектта эшләр тәмамланган), Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләренә капремонт һәм аларның матди базасын ныгыту турында (6 Татарстан Республикасы яшьләр үзәгенә капремонт каралган, 1 объектта эшләр тәмамланган) сөйләде.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капремонтка килгәндә исә, 2018 елда 114 поликлиниканы яңарту каралган. Казанда (19 бина), Чаллыда (14 бина), Түбән Камада (6 бина), Әлмәттә (4 бина) һәм мунициципаль районнарда (71 бина).
23 августка 101 объектта эшләр бара. 5 объектта эшләр тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин җылылык бирү сезонына әзерлек турында хәбәр итте, Татарстан Республикасы ДТИ күрсәткечләренә караганда,10 мең 807 йортта эчке җылыту системасы әзер (89,7%). Уртачадан түбән (89,7%) Кама-Тамагы, Чистай, Азнакай, Зеленодольск һәм Нурлат районнарында, шулай ук Казанда.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры «Халык контроле» ДМСна 2018 елның 7 ае эчендә ТКХ мәсьәләләре турында мөрәҗәгатьләр турында да сөйләде. Быел 10360 мөрәҗәгать кергән. 69%ы уртак йорт мөлкәте тотылышына кагылса, 11%ы – сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләр турында.