Рөстәм Миңнеханов Казанда республиканың иң эре КФҮдә булды

15.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов бергәләп, Казанда (Җиңү проспекты, 214) иң эре күп функцияле үзәге эше белән танышты.   

Күп функцияле үзәктә 50 документлар кабул итү һәм бирү тәрәзәсе эшли,   көтү урыннары уңайлы, балалар почмагы да, консультация мәйданы да бар. Бина һәм килү урыннары «Уңайлы мохит» җайланмалары белән җиһазландырылган. Үзәктә барлыгы 120 төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә.  

Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, хезмәт  күрсәтүләрнең яңа төрләре белән танышты (автомобильләрне теркәү, «тормыш ситуациясе» принципбы буенча хезмәт күрсәтү), шулай ук ул үзәккә килүчеләр белән сөйләшеп торды.    

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов билгеләп үткәнчә, Казанда яңа күп функцияле үзәк иң эреләрдән санала һәм барлык билгеләнгән таләпләргә туры килә.   

Савва Шипов Татарстан КФҮләренең мәгълүмат технологияләрен актив куллануларын да билгеләп үтте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.