Рөстәм Миңнехановка Чүпрәле районында урып-җыю эшләре барышы турында хәбәр иттеләр

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров гомуми сөрүлек җирләренең 69 мең гектар булуын әйтте. Бөртеклеләр 35,8 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Шулай ук районда кукуруз (0,6 мең гектар), шикәр чөгендере (3,9 мең гектар) һәм азык культуралары (16,8 мең гектар) чәчелгән.

Алдагы көнне Чүпрәле районы игенчеләре урып-җыю кампаниясе экваторын узган. Бүгенге көндә 18,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алынган. Гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган. Шуларның 25,8 мең тоннасы көзге бодайга, 250 тоннасы көзге арышка, 13,7 мең тоннасы арпага туры килә.

Марат Гафаров сүзләренчә, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә шартлыча бер башка 17 центнер азык берәмлеге туры килә. Планда бу күрсәткечне 30 центнерга җиткерү тора.

Терлекчелек тармагына килгәндә, районда 14,9 мең баш мөгезле эре терлек, аларның 4,7 меңе. - сыерлар. Гыйнвардан июльгә кадәр 15 меңләп тонна сөт савылган. Бер сыерга уртача көнлек савым 16,5 кг тәшкил итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.