Бүген Тәтешкә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тетюшитехстекло» производствосында булды.
«Тетюшитехстекло» "Тәтеш" муниципаль сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнашкан. 2016 елда производство бинасы төзелгән һәм «LISEC» Австрия җиһазлары белән тәэмин ителгән. 2017 ел гыйнварында заводта бренче продукция чыгарыла башлый - пыяла пакетлар һәм пыяла. Әзер продукция Татарстанда һәм Чувашиядә сатыла. Төп кулланучылар - төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм теплица хуҗалыклары.
Былтыр предприятиедә 150 мед берәмлек пыяла продукция җитештерелгән. Киләчәктә компания җитәкчелеге пыяла пакетлар җыю буенча икенче линия ачарга ниятли.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүгенге көнгә предприятиедә 46 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Предприятиедә сакчыл производство принциплары гамәлгә кертелгән.
Шулай ук Тәтештә Рөстәм Миңнеханов үзәк шәһәр паркы төзекләндерү нәтиҗәләре һәм Балыкчылык тарихы музее белән танышты. Ачык һавада музей-күргәзмә комплексында Идел елгасы тарихын, аның байлыгын, Тәтеш районы территориямендә балыкчылык үсеше тарихын тасвирлый.