Татарстан Президенты Тәтеш районы җитәкчелеген терлекчелек тармагын активрак үстерергә өндәде

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. ТР Президенты урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Башта Рөстәм Миңнеханов кырларны вертолетта очып карады. Һава маршруты "Нур" ҖЧҖ (Кече Әтрәс ав., Аллабирде ав.), "Новая Заря" ҖЧҖ (Олы Турмы ав.), "Ак Барс" холдингының "Содружество" ҖЧҖ (Олы Бисәр авылы, Чинчурино авылы) һәм башкалар аша үтте. 

Рөстәм Миңнехановның Тәтеш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашуында уҗыш җыю кампаниясе барышы һәм алга таба планнар турында сүз барды. Район башлыгы Рәмис Сәфиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 55 % җыелган - 25 мең гектар. Тулаем суктырылган ашлык күләме - 85 мең тонна. Кырларга көн саен 82 комбайн чыга. Һәр машинада ике йөртүче эшли. 

Район башлыгы сүзләренчә, бүген районда 22 республика программасы гамәлгә ашырыла. "Быел гына алты торак пунктны төзекләндерелгән юллар белән тәэмин итү карала", - диде Рәмис Сәфиуллов. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, Тәтеш районы быел корылыктан зарар күрде. Май ае башыннан биредә бары 37 мм явым-төшем булган. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профессиональлекләре ярдәмендә районда уртача уңышлылык гектарына 34 центнерга кадәр җитә. 

Рөстәм Миңнеханов уңыш җы. эшләре вакытында тәмамланыр дип ышануын белдерде. "Ел катлаулы. Шулай да уңышны вакытында җыярга кирәк. Тәтеш районы үсемлекчелек өлкәсендә уңай якка үзгәрде, бу уңыш җыю нәтиҗәләренә дә уңай тәэсир итә. Шундый ук активлык терлекчелекне үстерүдә дә кирәк. Мөмкинлекләрегез бар", - диде ул. 

Аграрчылар ТР Президентына «40/60» авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда ярдәм өлкәсендәге республика программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2019 елда әлеге программа гамәлдә була. "Быел без бу чараларның бер өлешен сөт җитештерүчеләргә юнәлтергә мәҗбүр булдык, чөнки сатып алу бәяләре бик кимеде. Ә киләсе елга «40/60» программасы дәвам ителә", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.