Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Сарман районнарында урып-җыю барышын карап чыкты

10.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Сарман районнарында урып-җыю барышын карап чыкты.    

«Союз-Агро» ҖЧҖ комплексы территориясендә ул муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Айдар Метшин хәбәр иткәнчә, урак эшләре 25 июльдә башланган. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларның гомуми мәйданы 19,8 мең га. Бүгенгә 6,7 мең га суктырылган (33,9%). Барлыгы 19,6 мең тонна иген суктырылган.

Тулаем Түбән Кама районында уҗым арышы һәм бодае урагы тәмамланып килә. Авыл хезмәтчәннәре, яңгырлар аз явуга карамастан (39 мм), бөртеклеләрнең югары уңышын билгеләп үттеләр. Бер гектардан уңыш 29,2 ц, бу республика буенча уртача күрсәткечләрдән артык (ТР – 28,6). Басуларда көн саен 54 комбайн эшли. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка терлекчелек буенча күрсәткечләрне дә хәбәр иттеләр. Бүгенгә тәүлегенә барлыгы 84 тонна сөт савып алына. Бу үткән елның шушы чорына карата 5,6 тоннага артык.

Сарман районында игенчеләр урып-җыю эшләрнең яртысын башкарганнар инде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Президентына хәбәр иткәнчә, 20,9 мең га мәйдан җыеп алынган. Уңыш –37,3 ц/га, амбарларга 78 мең тонна иген салынган. 

Районда терлекчелек үсеше буенча да җитди эш алып барыла. Бүгенгә районда 8,4 мең шәхси хуҗалык бар, аларда 7,8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,8 мең сыер. Соңгы өч елда районда 32 мини-ферма булдырылган. Шулай ук 44 гаилә фермасы бар.   

Рөстәм Миңнеханов Сарман районындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. «Без матур басулар күрдек, һәр җирдә эш оештырылган. Соңгы елларда Сарман районы игенчелек өлкәсендә шактый алга китте. Терелекчелектә дә шундый уңышларга ирешүгезне телим», – диде Татарстан Республикасы Президенты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте.