Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "КАМАЗ" ГАҖнең каркас кабиналар җитештерәчәк яңа заводында булды. ТР Президентын "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
К5 яңа буын автомобильләре өчен каркас кабиналар заводы төзелеше 2016 елда башланды. Бүген мәйданчыкта башлап җибәрү өчен соңгы эшләр алып барыла, җитештерү процессын җайга салу көч ахырына кадәр дәвам итәчәк, ә төзелеш, төзекләндерү эшләре сентябрь башында тәмалануы көтелә.
Рөстәм Миңнеханов әлеге заводның Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия машиналар төзү тармагы өчен әһәмиятен ассызыклады.
"КАМАЗ - стратегик әһәмияткә ия предприятие, без әлеге яңа производствога зур өметләр баглыйбыз. Бу яңа эш урыннары да, һәм автомобильләр базарында яңа конкурентлыкка сәләтле продукт та", - диде ТР Президенты.
Яңа заводта дүрт цех бар: буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергетика үзәге. Заводның куәте - елына 55 мең берәмлек. Көзгә мәйданчыкта производство тест режимында эшли башлый, ә киләсе елның апрель аенда серияле производство башлана.