Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа суд бинасын ачуда катнашты

10.08.2018

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа суд бинасын ачу тантанасында катнашты.  

Чарада шулай ук Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Түбән Кама һәм республиканың башка районнары суд органнары вәкилләре дә катнашты.  

Танатанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, суд бинасының мәйданы 4 мең кв. м, ул федераль максатчан программа кысаларында  төзелгән.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген тагын Чаллы шәһәрендә дә яңа суд бинасы ачылган.  

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә, Россия Югары суды җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.  

«Безнең суд системасы, федераль, арбитраж һәм җәмәгать судларны да кертеп, Росси Президенты куйган бурычларга туры килергә тиеш , - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аларны үтәү өчен лаеклы шартлар булдырырга кирәк. Түбән Кама суды коллективына бу шәп бинада уңышлы эшләр телим».

Аннары Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе рәисе чыгыш ясадылар һәм бу күркәм бинада гадел карарлар гына кабул ителүне теләделәр.    


ТР Президенты матбугат хезмәте. Елена Бритвина.