Рөстәм Миңнеханов Чаллыда шәһәр судының яңа бинасын ачты

10.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә булды, анда ул шәһәр судының яңа бинасы ачылу тантанасында катнашты.

Гадел хөкем йорты Россия суд системасын үстерү федераль программасы кысаларында төзелде. Биредә гражданнар эшләрен һәм административ хокук бозу эшләрен хөкем итүче судьялар урнаша. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республикада суд системасының материаль-техник базасын ныгытуга, хезмәткәрләр һәм судка килүче халыкка уңай шартлар булдыру өчен бик күп эш эшләнә.

Ул ассызыклаганча, судның яңа бинасы бөтен таләпләргә туры килә. "Ышанам, Казан юристлар мәктәбе, безнең белгечләр уңайлы хезмәт шартларына лаеклы", - диде ТР Президенты. 

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, республика җитәкчелеге, федераль үзәк ярдәм белән шәһәр елдан-ел уңай якка үзгәрә бара: яңа объектар ачыла, юллар төзелә. "Уйлап кына карагыз: елына биредә 10 мең гражданнар эшләре һәм 1,5 мең җинаять эшләре карала. Бу эш шәһәр суд коллективы һәм гади гражданнар өчен дә уңайлы шартларда уздырылырга тиешле", - диде мэр. 

ТР Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев һ0м ТР Суд департаменты Идарәсе Җәүдәт Салихов шулай ук шәһәр суды хезмәткәрләрен котлады һәм яңа бинада гадел карарлар чыгаруларын теләде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм яңа бинаны карады. Бинада 23 суд уздыру бүлмәсе бар. Икесендә видеоконференцэлемтә системасы бар, 6 залда аудиопротокол алып бару өчен техник шартлар булдырылган. Объектта заманча куркынычсызлык системалары һәм 100дән артык цифрлы камералар бар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.