Татарстан премьер-министры Әзербәйҗанның гадәттән тыш хәлләр министры белән очрашты
05.03.2012Бүген Бакуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров очрашуында Татарстанга визит вакытында кабул ителгән карарларны үтәү буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан делегациясенең Әзербайҗан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров Илдар Халиковка һәм Татарстан делегациясенең барлык әгъзаларына визит өчен рәхмәт әйтте һәм делегациянең тыгыз эш графигы нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанга Әзербайҗан делегациясе танышу визиты белән генә килмәде дип билгеләп үтте. “Визит вакытында конкрет бурычлар куелды һәм алар шул ук көнне диярлек гамәлгә аша башлады, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы. – Безнең мөнәсәбәтләр ныклы үсеш алды һәм без Әзербайҗан ягы инициативасын якларга тырышачакбыз”.
Очрашуда Әзербайҗан делегациясенең Татарстанга визиты вакытында кабул ителгән карарларны үтәү барышы буенча фикер алыштылар һәм җавап визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Әзербайҗан Республикаларының киләчәктә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен яңа адымнар ясалачагына өмет белдерделәр.
Бүген Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Әзербайҗанда җиңел сәнәгатьнең иң уңышлы “Иплик” текстиль фабрикасында булды.
Илдар Халиков шулай ук Бакуның төп истәлекле урыны – Дәүләт флагы мәйданында булды. Биредә дөньяда иң биек 162 метрлы флагшток урнашкан, анда Әзербайҗанның зур флагы җилферди. Шунда ук дәүләт флагы музее урын алган. ТР Премьер-министры өчен музей буенча экскурсия оештырылды. Аннары ул дәрәҗәле кунаклар китабында истәлекле язу калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте