Фәрит Мөхәммәтшин: "Яхшы киләчәккә өметләнеп"
04.03.2012Бүген – РФ Президентын сайлау көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Спикер, сайлау участогына килеп керү белән, РФ Президенты булырга теләүче кандидатларның күзәтчеләре, “Гадел сайлаулар” яшь юристлар ассоциясеннән юристлар белән сөйләште. Алар арасында Бөекбританиядән килгән күзәтче дә бар иде. Сайлаганнан соң, ул яхшы киләчәккә өметләнеп тавыш бирүен билгеләп үтте.
Комиссия рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова хәбәр иткәнчә, 42 нче сайлау комиссиясендә 1345 кеше теркәлгән. Шуның тугызы беренче тапкыр сайлый. Алар өчен бүләккә блокнотлар әзерләнгән. Биредә яшәү урыны буенча башка җирдә теркәлгән 32 кеше сайлый. Алар моның өчен махсус таныклык алган. Иртәнге сәгать унынчы яртыга бу участокта 115 кеше тавыш биргән иде.
Билгеле булганча, бу сайлауларда участокларга веб-камералар куелган иде. 42 нче сайлау участогында да видеокүзәтү алып барыла. Гөлсирин Мөхәммәтҗанова белдергәнчә, Интернет челтәре аша теркәлгән кешеләр сайлау барышын шул рәвешле күзәтә ала.
Чистай районы якташлары җәмгыятенең башкарма директоры Алсу Тарханова исә РФ Президенты үз халкын хөрмәт итсен, илдә тәртип булсын дигән теләк белән тавыш биргән.
Социаль-гуманитар белемнәр институты карамагындагы көллият студенткасы Карина Закирова сайлауга әнисе Нина Голубцова белән килгән. “Мине Россиядә барган вакыйгалар кызыксындыра. Мин, киләчәгемне кайгыртып, бүген сайлауларга килдем”, - диде ул, курсташлары белән сайлаулар турында фикерләшүен, аларның да сайлауларга баруын хәбәр итеп.
42 нче сайлау участогында теркәлгән гражданнар үзләренең активлыгы белән аерылып тора.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге