Рөстәм Миңнеханов Россиянең теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты
04.03.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республикадан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты. Яклар республикада теннисны үстерү мәсьәләләре, шулай ук бу көннәрдә Казанда кызлар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелә торган “Ельцин Кубогы” икенче теннис турниры буенча фикер алыштылар. Шамил Тарпищев турнирда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашыр дип көтелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте