Марат Әхмәтов бөртеклеләр уңышын җыю турында: Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 44 мең гектар суктырылган, ягъни мәйданнарның 3%

28.07.2018

Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 44 мең гектар суктырылган, ягъни мәйданнарның 3%  - 142 мед тонна ашлык, уртача уңышлылык - бер центнерга 32.3 гектар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азы-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, иң күп мәйданда уңыш җыйган районнар да бар - бу Зәй районы (5,6 мең гектар, ягъни 15 %), Нурлат (305 мең гектар, ягъни 10 %), Сарман (4,2 мең гектар, ягъни 9,5 %), Апас (3,2 мең гектар, ягъни 9,5 %), Буа (3,8 мең гектар, ягъни 7,1 %) районнары.

Барлыгы республикада бөртеклеләр һәм кузаклылар культураларын 1,5 млн. гектар җирдән җыясы бар, шулардан уҗым - 500 мең гектар, сабан - 1,0 млн. гектар. Шулай ук майлы үсемлекләр 245 мең гектар тирәсе бар (рапс, көнбагыш). 

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, уңыш җыю эшләрен 3,4 мең кобайн башкарачак, бер кобайнга уртача 470 гектар туры килә. 

"Нинди генә уңаш формалашса да, уңышлы нәтиҗә дөрес уңыш җыю тактикасыннан тора", диде министр. 

Аның сүзләренчә, тәүлегенә 60 мең гектардан да ким уңыш җыю темплары булырга тиеш түгел. 

Ул шулай ук район башлыкларын мини-фермалар төзү һәм вакытында документларны тапшыру эшенә игътибар итәргә өндәде. 

"Авыл халкы эшне башлаучы фермерларга һәм гаилә фермаларына грантлар программаларында актив катнаша - аларга ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Быел һәр программага 1,5 кат күбрәк акча салынды - 250 млн. сум һәрберсенә", - диде министр. 

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын эшләү буенча Россия төбәкләренең биш пилот регионы составына керде. 

"2017 елда аерым республика программасы эшләнде, дип искәртте ул. - Законнар һәм финанс тәэминат чаралары карала, Компетенцияләр үзәген булдыру, ТР Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды белән багланышлар, лизинг фондларын җәлеп итү, МСП банкы, Россельхозбанк белән багланышлар алып барыла". 

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе бүген һәр авылда булырга тиеш. Марат Әхмәтов сүзләренчә, аеруча алга киткән районнар да бар, анда гадәттә авыллап шул юнәлештә эшлиләр - Буа районының Кишер Аксу авылы, Кама Тамагы районының Красновидово авылы, Зеленодольск районының Олы Җәке авылы. 

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кулланучылар кооперациясе булмаган муниципаль районнарда аны үстерүгә юнәлдерелгән йөкләмәсе бар. Бүгенгә 14 районның унысында кулланучылар кооперативлары булдырылган. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Зеленодольск, Лениногорск, Муслим районнарында эш озак бара. Лаеш районанда да эш авыр бара. 

Алга киткән районнар - Түбән Кама, Апас, Әтнә, Югары Ослан. 

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә муниципаль районнар башлыкларын кулланучылар кооперативларын булдыруга аеруча игътибар итәргә өндәде. !Кулланучылар кооперациясе - модага иярү түгел ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шуннан да яхшырак форма әлегә юк. Без бюджеттан финанс ярдәм итәбез һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Без эшкуарлык мохитен булдыру, эшкуарлыкка ярдәм итү турында сөйлибез, әмма авылда бер кешегә сату базарын табу авыр, тулы система кирәк, һәм бу - кулланучылар кооперациясе". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.